Сочинение "Татарстан – республика черного золота" на татарском



Татарстанны «кара алтын» республикасы диләр. Татарстанның иң зур табигый байлыгы — нефть. Республикабызда нефть чыгару 1940 нчы елларда ук башланып китә. Нефть беренче мәртәбә Шөгер, Ромашкино тирәләрендә чыгарыла. Бүгенге көндә нефть чыгару үзәкләре булып Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Баулы, Лениногорск шәһәрләре, Җәлил, Карабаш эшчеләр посёлоклары торалар. Татарстан бүгенге көндә 3 миллиард тоннадан артык нефть чыгаруга иреште. Татарстанда чыгарылган нефтьнең күп өлеше Россиянең башка төбәкләренә һәм чит илләргә җибәрелә. Түбән Камада нефть эшкәртү предприятиесе эшли. Анда нефтьтән мазут, бензин һәм дизель ягулыклары җитештерелә.
Нашли ошибку?

Войдите: