Сочинение "Роль людей в белых халатах в нашей жизни" на татарском



Табибларны яшәү билгесе дип билгеләр идем мин. Нәкъ менә алар ярдәмендә без үзебезне таза, сәламәт хис итәбез һәм, әлбәттә, әлеге һөнәр вәкилләре – могҗизалар тудыра алырдай илаһи затлар. Миллионлаган кешелер язмышын хәл итеп, һәрбер гаиләгә бәхет алып килердәй фәрештәләр алар.
Табиб... Әлеге сүздә күпме мәгънә яшеренгән. Ягымлы караш, эчкерсез-саф һәм һәрвакыт ярдәмгә килүче күңел. Назлы кулларында күпме кешенең гомере хәл ителә, меңәрләгән җаннарга яңадан яшәү дәрте уятучы, бәхет китерүче илаһи затлар... Ул безнең табибларыбыз. Алар бит безнең яшәү маягы, караңгы төнне яктыртучы йолдызлар, болытлы көнне аяз итүче кояш.
Нашли ошибку?

Войдите: