Сочинение "Моя любимая профессия" на татарском



Мин кечкенә чагымда, биюче, сатучы, тикшерүче, укытучы булырмын дип хыялландым. Танылган тикшерүчеләр, табиблар, укытучылар, артистлар турында китапларны күп укыдым. Шулай уйланып утырганда , телевизордан шәфкать туташлары, табиблар турында тапшыру башланды. Ак халатлар, мөлаем йөзләр, кешеләргә күрсәткән ихлас ярдәм, игелек күңелгә сеңеп калды. Табиб – ул иң авыр һәм җаваплы шул ук вакытта һәрмәткә лаеклы һөнәр. Борынгы заманнарда бик сирәк кешеләр авыртуны баса торган дарулар уйлап чыгара торган булганнар. Шуңа күрә дә аларның урыннары түрдән булган. Табибның һөнәре бик авыр булса да, мин шул һөнәрне сайлармын дип уйлыйм. Минем дә кешеләргә ярдәм итәсе, аларның сөенечләрен үземнеке итәсе, кешеләр белән матур итеп, үз итеп аралашасым килә. Табиб сүзе 5 хәрефтән генә торса да, аның эчендә зур мәгънә ята. Ул тырыш, ярдәмчел, акыллы. Мәктәптә, гаиләдә, урамда үземне булдыра алган кадәр уңай яктан гына күрсәтергә тырышам. Минем киләчәк тормышым өчен сайлаган һөнәрем- иң күркәм һөнәрләрнең берсе бит.
Нашли ошибку?

Войдите: